Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
05.04.2018 г.
Зәйдә эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү оештырыла

Зәйдә 12 апрельдә (пәнҗешәмбе көнне) эшсез гражданнарга психологик халәт буенча дәүләт хезмәте күрсәтү оештырыла. Ул “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында үткәреләчәк. Анда катнашу өчен мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучы 7 кеше чакырыла Әлеге чараның максаты - эшсезләрнең эшкә урнаша алмау мәсьәләсендәге төп проблемаларын ачыклау; психологик проблемалар актуальлеген киметү, алга таба алар арасында хезмәткә тартылуны, эш урыннары эзләүне активлаштыру.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa