Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
05.04.2018 г.
Зәйдә эксперт советы узачак

Зәй мәшгульлек үзәгендә апрельнең икенче декадасында эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы узачак. Ул эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үзмәшгульлекне оештыруда финанс ярдәме күрсәтү ниятеннән оештырыла.

Утырышта булачак эшмәкәрләрнең тәкъдим ителгән эшчәнлек юнәлешләре буенча бизнес-планнары тикшереләчәк. Баш дәүләт салым инспекторы Оксана Зыкова пенсия һәм салым закончалыкларындагы үзенчәлекләр турында аңлатып, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa