Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
12.10.2018 г.
В Заинске создано новое рабочее место по специализированной программе

«Заинский водоканал» оборудовал рабочее место для родителя, воспитывающего ребенка с ограниченными физическими возможностями. Новое рабочее место оценили сотрудники Центра занятости населения Заинска.

ООО «Заинский водоканал» впервые стал участником мероприятия по возмещению затрат работодателю для создания (оснащения) рабочего места для многодетных родителей или родителей, воспитывающих детей-инвалидов. Стоит отметить, что программа подразумевает возмещение государством основной части затрат. В рамках реализации проекта предприятие организовало рабочее место для слесаря по ремонту автомобилей. Был приобретен и введенв действие шиномонтажный полуавтоматический станок С601, предназначенный для монтажа и демонтажа колес. Данное оборудованиепозволяетоблегчить условия труда, обеспечивает безопасность и повышает эффективность работы.

Зәйдә махсус программа буенча яңа эш урыны булдырылды

«Зәй водоканалы” физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны оештырды. Хезмәт шартларын Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре бәяләде.

“Зәй водоканалы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте күп балалы яки инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен эш урыны булдыру (җиһазландыру) өчен хезмәт бирүченең чыгымнарын каплау буенча чарада беренче тапкыр катнаша. Әйтергә кирәк, программа нигезендә чыгымнарның төп өлешен дәүләт каплый. Аның кысаларында предприятие автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь өчен эш урынын җиһазлады. Хезмәт бирүче С601 маркалы ярымавтомат шиномонтаж станогы сатып алган һәм урнаштырган. Әлеге җайланма хезмәт шартларын җиңеләйтә, иминлек тәэмин итә һәм эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa