Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
24.10.2018 г.
В Заинске прошла «Ярмарка вакансий»

24 октября 2018 года, среда

В ГКУ «Центр занятости населения города Заинска» состоялась очередная «Ярмарка вакансий» с участием представителей восьми организаций: ПАО «КАМАЗ» Автомобильный завод, ООО «МТ-Групп», ПАО «КАМАЗ» Кузнечный завод, ООО «Аккурайд Уилз Руссиа», ПАО «КАМАЗ» Литейный завод, ПАО «КАМАЗ» Прессово-рамный завод, ПАО «КАМАЗ» Завод двигателей, ПАО «КАМАЗ» Логистический центр.

В мероприятии приняли участие безработные и ищущие работу граждане, которым было предложено 122 вакансии на 1576 рабочих мест, разъяснена вся необходимая информация: о предоставлении вахты, условиях труда и требованиях к соискателям, прохождении медицинского осмотра. Среди соискателей себя заявили как представители молодого поколения, так и граждане предпенсионного возраста. Граждане, не нашедшие подходящие варианты работы были ознакомлены с вакансиями, имеющимися в базе центра занятости населения города Заинска и возможностями портала «Работа в России».

Всего ярмарку посетили 36 человек, 17 из которых получили направления на постоянную работу.

Набор продолжается, интересующую информацию можно получить в ГКУ «Центр занятости населения города Заинска» по телефону 8(85558)71543.

Зәйдә “Вакансияләр ярминкәсе” узды

24 октябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә чираттагы “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Ярминкәдә сигез оешма – “КАМАЗ” Автомобиль заводы АҖ, “МТ-Групп” ҖЧШ, “КАМАЗ” Тимер заводы АҖ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ, “КАМАЗ” Кою заводы АҖ, “КАМАЗ” Пресс-рам заводы АҖ, “КАМАЗ” Двигательләр заводы АҖ, “КАМАЗ” Логистика үзәге АҖ вәкилләре катнашты.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 122 вакансиядә 1576 эш урыны тәкъдим ителде, вахта йөрүе, хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе үтү һәм башка кирәкле мәгълүмат аңлатылды. Эш эзләүчеләр арасында яшьләр дә, шулай ук пенсия яше алдындагы гражданнар да бар иде. Үзләренә ошаган эш тапмаучы гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән таныштырылды, “Росиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Ярминкәгә барлыгы 36 кеше килде, аларның 17се даими эшкә юллама алды. Эшкә чакыру дәвам итә, бу турыда тулырак мәгълүматны Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa