Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
25.04.2019 г.

В Заинске прошла ярмарка учебных мест

Получить хорошее образование и стать высококлассными специалистами, которые будут полезны на родной земле. Такое напутствие школьникам Заинского района дал заместитель Руководителя Исполнительного комитета муниципалитета Александр Чапков на открытии Ярмарки вакансий и учебных мест. Мероприятие прошло в стенах школы номер 7 города Заинска. Участниками ярмарки стали более 250 учащихся 9-11 классов города и района, высшие и средние профессиональные образовательные учреждения Казани, Альметьевска, Нижнекамска и Заинска, представители Заинской центральной районной больницы, Управления сельского хозяйства и продовольствия и ООО «Аккурайд Уилз Руссиа».

Александр Чапков поприветствовал всех участников от имени руководства района и поблагодарил учебные заведения и работодателей за поддержку идеи и участие. Он оценил формат работы ярмарки и отметил, что он является удобным и эффективным.

Заместитель Руководителя Исполнительного комитета напомнил, что 2019 год объявлен в Заинском районе Годом культуры, и он проходит под слоганом «Культура во всем – культура в каждом!». «Важно придерживаться этого правила всегда, несмотря какую профессию вы выберете», - особо подчеркнул он ребятам. Александр Чапков рассказал о социально-экономическом развитии района, о реализуемых проектах и обозначил перспективы. При этом выразил особую надежду на то, что ребята непременно вернутся в родной район.

Заместитель директора Центра занятости населения г.Заинска Лейсан Хафизова отметила, что ярмарка учебных мест – превентивное направление работы учреждения. «Наша цель – предупредить безработицу среди молодежи, помочь выбрать специальность, востребованную на рынке труда и, в первую очередь, Заинского района.

Приветствуя участников, исполняющий обязанности начальника Управления образования Миляуша Валиахметова отметила о том, как важно в жизни выбрать правильную профессию. «После завершения учебы мы очень хотим вас видеть в Заинском районе уже специалистами», - отметила она.

В рамках торжественного открытия ярмарки студенты Казанского государственного института культуры представили концертные номера.

Ярмарка прошла в формате мастер-классов и презентаций. Для каждого учебного заведения было выделено отдельное помещение. Школьники могли лично пообщаться с представителями вузов, задать интересующие вопросы. Специалистами службы занятости была организована профориентационная зона. Они проводили для школьников профтестирование. Кроме того, ребята могли пообщаться с работодателями, узнать о востребованных профессиях и условиях труда.

В Заинске прошла ярмарка учебных мест

Зәйдә уку йортлары ярминкәсе узды

Әйбәт белем алу һәм оста белгеч булып, туган җиргә файда китерү. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков вакансияләр һәм уку йортлары ярминкәсендә катнашучыларга шундый теләк теләде. Чара шәһәрнең 7 номерлы мәктәбендә узды һәм анда район һәм шәһәрнең 250дән артык 9-11 нче сыйныф укучылары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Зәйдән югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары, Зәй районы үзәк хастаханәсе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы вәкилләре катнашты.

Александр Чапков барлык катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм уку йортларын, эш бирүчеләрне тәкъдимне хуплап алулары өчен рәхмәт белдерде. Аның билгеләвенчә, ярминкә уздыру өчен уңайлы формат сайланган.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары 2019 ел Зәй районында Мәдәният елы булып игълан ителүе хакында искәртте. Аның сүзләренчә, культура һәр өлкәдә булырга тиеш. Александр Чапков районның социаль-икътисадый үсеше, гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Егет һәм кызларның, укуны тәмәмлагач, һичшиксез, кире районга әйләнеп кайтуларына ышаныч белдерде.

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова билгеләвенчә, уку йортлары ярминкәсе яшьләр арасында эшсезлекне кисәтү максатыннан уздырыла. “Яшьләргә хезмәт базарында һәм, беренче чиратта, Зәй районына кирәкле һөнәр сайларга ярдәм итүне төп бурыч итеп куябыз”, - диде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүнә Вәлиәхмәтова дөрес һөнәр сайлауның тормышта бик әһәмиятле булуы хакында ассызыклады.

Ярминкәне ачу тантанасында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары чыгыш ясады.

Ярминкә тәкъдим итү һәм мастер-класслар форматында узды. Һәр уку йорты өчен аерым бүлмә бирелгән иде. Укучылар уку йорты вәкилләре белән аралаша, сорауларын юллый ала алды. Мәшгульлек хезмәте белгечләре тарафыннан һөнәри юнәлеш буенча аерым эш зонасы оештырылган иде. Теләгән һәркем профтест уза алды. Моннан тыш, укучылар эш бирүчеләр белән аралашты, белгечлекләр турында кызыксынды һәм хезмәт шартлары белән танышты.

Зәйдә уку йортлары ярминкәсе узды
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa