Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
06.12.2018 г.
В Заинске прошла специализированная ярмарка вакансий

6 декабря в Доме культуры «Энергетик» города Заинска прошла ярмарка вакансий для людей с ограниченными возможностями здоровья. Мероприятие было приурочено к Декаде инвалидов и собрало около полсотни людей.

19 предприятий и организаций Заинского муниципального района представили более 20 вакансий. К примеру, ООО «Завод ТЕХНО» предлагал вакансию техника-лаборанта, в ООО «Кондитерскую фабрику «Заинский крекер» требуются упаковщики, а в Управление образования Исполнительного комитета Заинского района – специалист централизованной бухгалтерии, несколько организаций ведут поиск работников на должность «Уборщик», «Дворник». Среди участников-работодателей были и предприятия, для которых установлена квота по трудоустройству инвалидов.

«Если в перечне представленных вакансий вы не найдете подходящий вариант, советуем держать контакт с центром занятости, кадровыми службами организаций. Банк вакансий обновляется. И новые предложения могут появиться исходя из потребностей», - отметила директор Центра занятости населения г.Заинска Екатерина Андреева, выступая перед участниками ярмарки. Также она рассказала о преимуществах портала «Работа в России», который позволяет искать и находить работу через интернет. «Портал работает бесплатно. Предложения по вакансиям ежедневно обновляются. Для удобства работает и мобильное приложение», - сообщила Екатерина Андреева.

В целях оказания адресной поддержки специалистами службы занятости было организовано анкетирование участников ярмарки и розданы информационные буклеты. Также желающие могли проконсультироваться по вопросам трудоустройства, профессионального обучения, соцадаптации и психологической поддержки.

Традиционно в специализированной ярмарке приняли участие представители Пенсионного фонда, Роспотребнадзора и Госалкогольинспекции. Они ответили на актуальные вопросы, в частности, по вопросам порядка предоставления и оплаты коммунальных услуг, защите прав потребителей.

Каждый третий соискатель получил приглашение на дальнейшее собеседование. По открытым вакансиям получить консультацию можно в ГКУ «Центр занятости населения г.Заинска» по телефону 8 (85558) 7-15-43.

Зәйдә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды

6 декабрь көнне Зәй шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде һәм биш дистәгә якын кешене җыйды.

Зәй муниципаль районының 19 предприятие һәм оешмасы егермедән артык эш урыны тәкъдим итте. Әйтик, ТЕХНО заводына техник-лаборант, “Зәй крекеры” кондитер фабрикасына төрүче, ә Зәй районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенә үзәкләштерелгән бухгалтериягә белгеч кирәк. Берничә оешма “Җыештыручы”, “Урам себерүче” вазифаларына хезмәткәрләр эзли. Катнашучы-эш бирүчеләр арасында квота буенча инвалидларга эш урыннары булдырырга тиешле оешмалар да бар иде.

“Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында кирәкле эш таба алмасагыз, мәшгульлек үзәге, предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белән элемтәдә торырга киңәш итәбез. Вакансияләр банкы яңарып тора. Хезмәт базарындагы ихтыяҗдан чыгып, яңа эш урыннары барлыкка килергә мөмкин”, - дип белдерде Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева. Шулай ук ул “Работа в России” порталының өстенлекләре турында сөйләде. Ресурс интернет аша эш табарга ярдәм итә. “Портал бушлай эшли. Вакансияләр турындагы мәгълүмат көн саен яңартылып тора. Уңайлылык өчен мобиль кушымта да эшли”, - дип хәбәр итте ул.

Адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан мәшгульлек хезмәте белгечләре ярминкәдә катнашучылар арасында сораштыру уздырды һәм мәгълүмати буклетлар таратты. Шулай ук чарага килүчеләрнең хезмәт белән тәэмин итү, профессиональ белем алу, социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча консультация алырга мөмкинлеге бар иде.

Гадәттәгечә махсуслаштырылган ярминкәдә Пенсия фонды, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре катнашты. Алар коммуналь хезмәтләр алу тәртибе һәм түләү, кулланучылар хокукларын яклау кебек актуаль сорауларга җавап бирде.

Һәр өченче эш эзләүче оешмаларга әңгәмәгә чакырылды. Ачык вакансияләр буенча консультацияне Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә 8 (85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa