Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
20.12.2018 г.
В Заинске продолжаются встречи с работниками предпенсионного возраста

20 декабря в селе Чубуклы специалисты Заинского центра занятости населения провели выездную консультацию для работников предпенсионного возраста ООО «Агрофирма «Заинский сахар».

О трудовых правах рассказала начальник отдела трудоустройства и специальных программа Ольга Лаптева. Она напомнила, что согласно Трудовому кодексу Российской Федерации требования по приему на работу для всех являются едиными, иными словами прием на работу лиц предпенсионного возраста не отличается от условий приема других работников. К тому же с октября ужесточилось законодательство. В целях защиты трудовых прав лиц предпенсионного возраста, Президентом Российской Федерации был подписан документ, предусматривающий наложение крупных штрафов и даже уголовное наказание для работодателей, которые увольняют граждан предпенсионного возраста или отказывают в приеме на работу.

С учетом изменений в пенсионной системе, в течение пяти лет 21 сотрудник, ныне работающий в агрофирме «Заинский сахар», должен выйти на пенсию. Начальник отдела Центра занятости населения г. Заинска особо подчеркнула, что их права защищены государством. В случае ликвидации организации или сокращения сотрудников, они могут обратиться в службу занятости. Также она напомнила, что с 1 января 2019 года меняются порядок и срок начисления пособия по безработице. Безработных граждан предпенсионного возраста выделяют в отдельную категорию. При этом максимальный размер пособия составит 11280 тысяч рублей.

В случае нарушения прав, работники предпенсионного возраста могут обратиться в Государственную инспекцию труда в РТ, либо в Центр занятости населения.

Зәйдә пенсия яшенә җитүчеләр белән очрашулар дәвам итә

20 декабрь көнне Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре Чыбыклы авылында “Зәй шикәре” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләре белән очрашу уздырды.

Хезмәт хокуклары турында мәшгульлек үзәгенең бүлек җитәкчесе Ольга Лаптева сөйләде. Ул Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә барлык гражданнар өчен дә эшкә кабул итү таләпләре бер булуы хакында искәртте. Пенсия яшенә җитүче гражданнарның хезмәт хокукларын яклау максатыннан, Россия Федерациясе Президенты әлеге мәсьәләгә карата таләпләрне көчәйтүче документ имзалады. Эш бирүчеләр пенсия яшенә җитеп килүчеләрне эшкә алмаган яки әлеге яшьтәге хезмәткәрләрен эштән куган очракта, аларга зур штраф яки җинаять җаваплылыгы яный.

Пенсия системасындагы үзгәрешләр нигезендә киләсе биш елда “Зәй шикәре” агрофирмасының 21 хезмәткәре лаеклы ялга китәчәк. Ольга Лаптева алрның хокуклары дәүләт тарафыннан яклануы турында аерым ассызыклады. Әйтик, оешма ябылган яки хезмәткәрләр саны кыскартылган очракта, гражданнар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Ул шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан эшсезлек буенча түләүләр вакыты һәм күләме үзгәрүе хакында искәртте. Пенсия яшенә җитүче эшсезләр аерым категориягә чыгарыла. Аларның 11280 сумга кадәр түләү алу мөмкинлеге бар.

Хокуклары бозылган очракта, пенсия яшенә җитүчеләр Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa