Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
10.12.2018 г.
В Заинске определили победителей конкурса рисунков

Сегодня в Заинской школе №9 для детей с ограниченными возможностями здоровья прошло награждение победителей конкурса рисунков «Профессия моей мечты». Он был организован Центром занятости населения города в рамках реализации проекта «PROFF-навигатор».

Конкурс проводился с целью привлечения внимания юных художников к теме выбора профессии. Участниками стали учащиеся коррекционной школы.

На суд жюри ребята представили около трех десятков рисунков. В своих работах они отразили и труд поваров, и врачей, и полицейских, и пожарных, и даже продавцов в книжном магазине.

«В вашем возрасте и мы задавались вопросом кем стать в будущем. Выбор профессии - это очень сложный и ответственный шаг. По вашим рисункам мы видим, что вы, несмотря на свой юный возраст, со всей серьезностью и пониманием подходите к данному вопросу», - отметила заместитель директора ГКУ «Центр занятости населения г.Заинска» Лейсан Хафизова во время награждения. «Все работы были достойны награды. Нам, членам жюри, пришлось непросто определить победителей», - подчеркнула специалист по профессиональной ориентации ЦЗН Эльвира Степанова.

В итоге конкурсной комиссией был определен 21 победитель. Всем им вручили дипломы и подарки.

Зәйдә рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне ачыкладылар

Бүген Зәй шәһәренең сәламәтлекләре чикле балалар өчен 9 нчы номерлы мәктәбендә “Минем хыялдагы һөнәр” дип аталган рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Аны халык мәшгульлеге үзәге «PROFF-навигатор» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырган иде.

Иҗади ярыш профессия сайлау мәсьәләсенә яшь рәссамнарның игътибарын җәлеп итү максатыннан уздырылды һәм коррекция мәктәбендә укучылар арасында үтте.

Жюри утыздан артык эш бәяләде. Үз рәсемнәрендә укучылар пешекче, табиб, полиция хезмәткәре, янгын сүндерүче һәм хатта китап кибетендә сатучы һөнәрләрен күрсәткән.

“Сезнең яшьтә безнең алда да киләчәктә кем булырга дигән сорау тора иде. Шулай ук күптөрле һөнәрләрне барлап чыктык. Дөрес һөнәр сайлау - бик катлаулы һәм җаваплы адым. Сезнең рәсемнәрдә әлеге мәсьәләнең тирәнлеген аңлавыгызны күрәбез”, - дип белдерде Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында. “Барлык эшләр дә бүләккә лаек. Безгә, жюри әгъзаларына, җиңүчене ачыклау җиңелдән бирелмәде”, - диде профессиональ юнәлеш буенча белгеч Эльвира Степанова.

Конкурс комиссиясе тарафыннан 21 җиңүче ачыкланды. Аларга диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa