Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
02.11.2018 г.
Разиф КАРИМОВ: «Образованные и компетентные специалисты будут востребованы всегда»

Сегодня в городе Заинск прошел IЗаинский форум профессиональной ориентации. Участниками мероприятия стали учащиеся 8-11 классов городских школ и студенты Заинского политехнического колледжа. Мероприятие было организовано с целью популяризации рабочих профессий среди школьников.

Организаторами мероприятия выступили Совет Заинского муниципального района, Исполнительный комитет Заинского муниципального района, Центр занятости населения г.Заинска, Заинский политехнический колледж. Гостями форума стали Руководитель направления по работе со сборной по професииональному мастерству АНО «Центр развития профессиональных компетенций» - Регионального координационного центра WorldSkillsRussia Елена Кайль, ведущий советник отдела развития среднего профессионального образования Министерства образования и науки РТ Динар Гильмеев.

«Идея проведения форума возникла не случайна. 2019 год объявлен в Татарстане Годом рабочих профессий, к тому же следующий год ознаменован проведением в Казани Мирового чемпионата рабочих профессий WorldSkills. Именно на этой волне хотелось вывести профориентационную работу, проводимую в нашем районе, на новый уровень. Совершенствовать методы и формы работы. Эту идею поддержало руководство района и лично Глава», - отмечает один из организаторов, директор Центра занятости населения г.Заинска Екатерина Андреева.

Форум начался с «Урока мастерства». На базе Заинского политехнического колледжа для школьников были организованы профпробы. Участников разделили на четыре группы: «Сварочное дело», «Столярное дело», «Сельское хозяйство» и «Поварское дело». Ребята лично смогли опробовать все профессии, которые включены в компетенцииWorldSkills.

В рамках форума была организована выставка, где свои работы представили учреждения детского творчества, школы и детские сады района. Ребята презентовали свои разработки: 3 D ручки, роботы, измеряющие температуру окружающей среды и освещенность верхних слоев атмосферы, энергосберегающие лампы, модели самолетов и радиоуправляемые машины. Также предприятия и индивидуальные предприниматели организовали мастер-классы и представили различные профессии: лаборанта, электромонтера, сварщика на автоматических и полуавтоматических машинах, оператора и наладчика станков и манипуляторов с программным управлением, инженера-конструктора, кондитера. Желающие смогли провести анализ сахара, смоделировать и изготовить ювелирное изделие, сделать прическу.

Уже в рамках пленарной части форума ребятам было презентовано движение WorldSkills, руководитель направления по работе со сборной Центра развития профессиональных компетенций Елена Кайль рассказала о предстоящем чемпионате, а представитель Министерства образования и науки РТ Динар Гильмеев рассказал о той работе, которая ведется на уровне республики по популяризации рабочих профессий.

В своем вступительном слове Глава Заинского района Разиф каримов рассказал об особенностях экономики муниципалитета. Она держится на трех китах: энергетика, машиностроение и сельское хозяйство. Он отметил, что многие компании привлекают инвестиции в развитие. Благодаря динамичному развитию, рост за год составил 23 процента. «Это первый показатель среди муниципальных районов», - особо подчеркнул Глава. Учитывая, что ежегодно более 450 работников предприятий района уходят на пенсию, а рабочую профессию получают чуть более 140 человек, вопрос подготовки кадров для района остается актуальным. «Нужно быть полезным там, где родился», - отметил Разиф Каримов. По его словам, определяться с профессией нужно уже в раннем возрасте.

Далее участники смогли задать вопросы гостям форума. Они интересовались как стать участником движения WorldSkills, можно ли попасть в ряды волонтеров, какие преимущества дает участие в чемпионате. Так, студент Заинского политехнического колледжа Максим Столяров стал победителем сетевого этапа чемпионата рабочих профессий, уже через две недели он примет участие в Региональном чемпионате, который пройдет в Казани. Максим поинтересовался будет ли он, как участник WorldSkills, иметь преимущества при трудоустройстве. По словам Елены Кайль, участники получают Skills-паспорт. Он будет учитываться при устройстве на работу. Сейчас вопрос прорабатывается с работодателями. Глава района Разиф Каримов подчеркнул: «Образованные и компетентные специалисты будут востребованы всегда».

По словам Елены Кайль, это первый в Татарстане подобный форум, проводимый на уровне районов. «Хотелось бы транслировать этот опыт», - отметила она.

http://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainske-vpervye-proshel-forum-rabochikh-professiy

http://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainske-proshel-pervyy-forum-professionalnoy-orientatsii

Рәзиф КӘРИМОВ: “Белемле һәм һөнәрле белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак”

Бүген Зәй шәһәрендә һөнәри осталык буенча I Зәй форумы узды. Чарада 8-11 сыйныф укучылары һәм Зәй политехник көллияте студентлары катнашты. Чара эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Форумны Зәй муниниципаль районы Советы, Зәй муниниципаль районы Башкарма комитеты, Халык мәшгульлеге үзәге һәм Зәй политехник көллияте оештырды.

“Форумны уздыру уе юктан гына тумады. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде, киләсе елда Казан профессиональ осталык буенча WorldSkills чемпионатының дөньякүләм этабын кабул итәчәк. Шушы дулкында, әлеге истәлекле вакыйгага бәйләп, районда эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча алып барыла торган эшне яңа дәрәҗәгә чыгарасы килде. Яңа алымнар һәм формалар кулланырга булдык. Бу тәкъдимне район җитәкчелеге, аерым алганда, район башлыгы хуплады”, - дип билгеләп үтә оештыручыларның берсе – Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева.

Форум үз эшен “Осталык дәресе”ннән башлады. Зәй политехник көллияте базасында катнашучыларга “Эретеп ябыштыру эше”, “Авыл хуҗалыгы”, “Агач эшкәртү” һәм “Аш-су пешерү” юнәлешләре буенча мастер-класслар узды. Егет һәм кызлар үзләрен WorldSkills компетенцияләренә кергән профессияләрдә сынап карый алды.

Форум кысаларында “Энергетик” мәдәният йортында күргәзмә эшләде. Балалар иҗаты йортына йөрүчеләр, мәктәп укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үз эшләрен тәкъдим итте. Әйтик, анда 3D каләм, әйләнә-тирә мохит температурасын үлчи торган һәм атмосфераның өске катламнарындагы яктылыкны билгели торган роботлар, энергия саклагыч лампачкалар, самолетлар, радио дулкыннар аша идарә ителә торган машиналар күрергә мөмкин иде.

Район предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр мастер-класслар оештырды һәм лаборант, автомат һәм ярым автомат машиналарны эретеп ябыштыручы, программа белән идарә итә торган станокларны көйләүче, инженер-технолог, кондитер кебек профессияләрне тәкъдим иттеләр. Катнашучылар шунда ук шикәр комының сыйфатын тикшерү буенча тәҗрибә уздыра яки ювелир эшләнмәсе ясый алды.

Форумның пленар өлешендә катнашучыларны WorldSkills хәрәкәте белән таныштырдылар. Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең җыелма команда белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Елена Кайль Татарстанда узачак чемпионат турында, ә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Динар Гыйльмеев эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча республика дәрәҗәсендә узган чаралар хакында сөйләде.

Үз чыгышында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов муниципалитет икътисадының үзенчәлеген билгеләп үтте. Ул төп өч тармак - энергетика, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгыннан тора. Күпчелек компанияләр үсеш өчен инвестицияләр җәлеп итә. Икътисад 23 процентка үскән. “Муниципаль районнар арасында бу беренче күрсәткеч”, - дип ассызыклады ул. Предприятиләрдән ел саен 450дән артык кеше лаеклы ялга чыгуын, ә 140 бала эшче һөнәр алуын исәптә тотканда, кадрлар әзерләү мәсьәләсе район өчен өстенлекле кала. “Кайда тугансың, шунда файдалы булырга кирәк”, - диде Рәзиф Кәримов. Аның сүзләренчә, булачак һөнәрне инде балачактан ук сайларга кирәк.

Ахырдан катнашучылар кунакларга үз сорауларын юллый алды. Алар WorldSkills хәрәкәтендә катнашуның нечкәлекләре, волонтер булу, чемпионатта катнашуның өстенлекләре белән кызыксынды. Әйтик, Зәй политехник көллияте студенты Максим Столяров эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабына узган. Катнашучы буларак, эшкә урнашканда ул өстенлекләр алачакмы дип сорады. Елена Кайль сүзләренчә, чемпионатта катнашучыларга Skills-паспорт тапшырыла. Эшкә урнашканда аның булуы исәпкә алыначак. Хәзер бу мәсьәлә эш бирүчеләр белән хәл ителә. Район башлыгы Рәзиф Кәримов: “Белемле һәм һөнәрле белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак”, - дип белдерде.

Елена Кайль сүзләренчә, район дәрәҗәсендә мондый форматта форум Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. “Бу тәҗрибәне бөтен таратасы килә”, - диде ул.

http://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainske-vpervye-proshel-forum-rabochikh-professiy

http://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainske-proshel-pervyy-forum-professionalnoy-orientatsii

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa