Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
01.02.2019 г.

Органы занятости и социальной защиты Заинского района подвели итоги года

В 2018 году не поступило ни одного обращения со стороны населения с жалобой на качество услуг, оказываемых органами занятости и соцальной защиты. Это говорит о том, что в районе в данном направлении выстроена грамотная работа. Об этом сегодня заявил Руководитель Исполнительного комитета Заинского района Ильнар Хафизов на совещании органов занятости и социальной защиты Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в Заинском муниципальном районе по итогам работы в 2018 году и задачам на 2019 год.

С докладом о деятельности в сфере занятости выступила директор Центра занятости населения города Заинска Екатерина Андреева. В своем выступлении она отметила, что одним из показателей, характеризующих эффективность деятельности органов службы занятости является трудоустройство граждан, обращающихся за содействием в поиске подходящей работы. В 2018 году в службу занятости с этим вопросом обратилось более 900 человек, 80 % были трудоустроены, это на 13% больше, чем годом ранее. «На начало прошлого года мы вошли с достаточно высокой численностью безработных, обусловленных мероприятиями по сокращению на ряде предприятий Заинского района. В течение года были приняты меры по стабилизации ситуации. Как результат, численность безработных снизилось вдвое и на 1 января 2019 года составила 125 человек», - отметила Екатерина Андреева.

По словам Руководителя Исполнительного комитета, служба занятости является важной структурой для района. «Вы курируете такие серьезные направления, как трудоустройство инвалидов, несовершеннолетних», - отметил Ильнар Хафизов. Он сообщил, что в этом году, как и в предыдущие годы, к вопросу трудоустройства граждан с ограничениями по здоровью на квотируемые рабочие места будет уделено особое внимание, при поддержке предприятий и организаций будет организована занятость несовершеннолетних. В своей речи он поблагодарил за организацию и проведение Заинского профориентационного форума, который прошел в городе 2 ноября. «Нужно продолжать данную работу. К окончанию школу дети должны определиться в каком направлении будут дальше учиться», - особо подчеркнул Руководитель Исполкома.

О взаимодействии работодателей с Центром занятости населения рассказала начальник отдела кадров ООО «Заинский водоканал» Наталья Никифорова. По предложению службы занятости предприятие участвовало в реализации мероприятий по временному трудоустройству безработных граждан из числа выпускников профессиональных образовательных организаций, создало рабочие места для родителя, воспитывающего несовершеннолетнего ребенка-инвалида, граждан с инвалидностью. Руководитель Исполнительного комитета положительно оценил деятельность предприятия, отметив, что «Заинский водоканал» является примером для многих.

Об итогах работы отдела социальной защиты рассказала начальник Эльмира Хузина. Она отметила, что особое внимание уделяется малозащищенным категориям населения. Сегодня в органах соцзащиты на учете стоят 19 участников и инвалидов ВОВ, 142 вдовы, около 600 тружеников тыла и более 3 тысяч инвалидов. Эльмира Хузина рассказала о мерах социальной поддержки, в частности, субсидий на оплату жилищно-коммунальных услуг, ежемесячных денежных выплатах в связи с рождением первого ребенка. К слову, в 2018 году такую поддержку получили 72 женщины Заинского района. Напомним, что кроме федеральных в Татарстане предусмотрены выплаты сельским мамочкам. В Заинском районе 36 заявителям выплачено около 2 миллионов рублей.

Подведомственным учреждением – КЦСОН «Радость» обслужено более 4,5 тысяч человек, что на 23% больше, чем в 2017 году, сообщила директора центра Людмила Симонова. «В соответствии с разработанной «дорожной картой» увеличено как количество получателей услуг, так и количество оказываемых социальных услуг», - отметила она в своем выступлении. По словам Людмилы Симоновой, это, в частности, результат повышения охвата социальными услугами семей и детей, проживающих в отдаленных сельских поселениях. Кроме того, в текущем году Центр планируют организовать летний отдых для детей-инвалидов, детей из семей СОП. Однако, по ее словам, не решен вопрос с финансированием. Руководитель Исполнительного комитета отметил, что этот вопрос будет прорабатываться.

О социальных услугах, оказываемых гражданам пожилого возраста и инвалидам рассказала директор АНО «ЦСП «Шатлык» Гузелия Курбатова. Специалистами центра в 2018 году было обслужено 532 человека.

В завершении Руководитель Исполнительного комитета особо подчеркнул необходимость сохранения качества и доступности услуг, и поблагодарил работников отрасли за профессионализм и грамотную работу. Особо отличившимся сотрудникам Ильнар Хафизов вручил награды. Так, почетной грамотой Главы Заинского муниципального района была награждена ведущий инспектор отдела финансово-бухгалтерского учета и социальных выплат ГКУ «Центр занятости населения г.Заинска» Антонина Бесшапкина, благодарственное письмо Главы Заинского муниципального района получила ведущий инспектор отдела трудоустройства и специальных программ ГКУ «Центр занятости населения г.Заинска» Эльвира Степанова.

Органы занятости и социальной защиты  Заинского района подвели итоги года

Зәй районының мәшгульлек һәм социаль яклау органнары еллык киңәшмә уздырды

Узган ел мәшгульлек һәм социаль яклау органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйле бер шикаять тә булмады. Бу районда әлеге юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә. Моның хакында бүген Зәй муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы мәшгульлек һәм социаль яклау органнарының еллык киңәшмәсе барышында белдерде. Анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга планнар билгеләнде.

Мәшгульлек өлкәсендәге эшчәнлек турында Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хезмәтнең нәтиҗәлелеге халыкны эш белән тәэмин итү күрсәткеченнән чыгып бәяләнүе турында ассызыклады. 2018 елда эш эзләп 900 артык кеше мөрәҗәгать итте, аларның 80% эшкә урнашты, бу 2017 ел белән чагыштырганда 13% артыграк. “Узган ел башында район предприятиеләрендә барган кыскартулар аркасында, эшсезләр саны югары иде. Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан чаралар күрелде. Нәтиҗәдә эшсезләр саны ике тапкыр кимеде һәм 2019 елның 1 гыйнварына бу сан 125 кеше тәшкил итә иде”, - дип белдерде Екатерина Андреева.

Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, мәшгульлек хезмәте район өчен әһәмиятле структура. “Сез инвалидларны, балигъ булмаган балаларны хезмәт белән тәэмин итү кебек мөһим юнәлешләр буенча да эш алып барасыз”, - диде Илнар Хафизов. Аның билгеләвенчә, быел да сәламәтлеге буенча чикләүләр булган кешеләрне квоталы эш урыннарына урнаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булачак. Моннан тыш, Илнар Хафизов 2 ноябрь көнне шәһәрдә узган һөнәри юнәлеш буенча беренче Зәй форумын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт белдерде. “Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Мәктәпне тәмамлаганда балалар нинди юнәлеш буенча китәселәрен белергә тиеш”, - диде ул.

Эш бирүчеләрнең мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлеге хакында “Зәй су каналы” ҖЧҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Никифорова сөйләде. Үзәк тәкъдиме белән предприятие төрле программаларда катнашып килә. Әйтик, һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урныштыру, инвалид бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны булдыру, сәламәтлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү програмаларында. Әлеге эшне Башкарма комитет җитәкчесе югары бәяләде һәм “Зәй су каналы”ның калганнар өчен үрнәк булуы хакында белдерде.

Социаль яклау бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җитәкчесе Эльмира Хуҗина сөйләде. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид 19 кеше, 142 тол хатын, 600 тыл хезмәтчәннәре һәм 3 меңнән артык инвалид исәптә тора. Эльмира Хуҗина социаль ярдәм формалары турында искәртте, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре өчен субсидияләр, беренче бала туган өчен аклата түләүләр буенча саннар китерде. Әйтергә кирәк, 2018 елда мондый ярдәмне Зәй районында 72 хатын-кыз алды. Моннан тыш, федераль ярдәмнән кала Татарстанда авылда яшәүче әниләр өчен өстәмә түләүләр каралган. 36 кешегә 2 миллион сумнан акча бүлеп бирелгән.

“Радость” үзәге тарафыннан 4,5 меңнән артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 23% артыграк, дип хәбәр итте директор Людмила Симонова. Моңа, аерым алганда, ерак урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне социаль ярдәм белән тәэмин итүне арттыру хисабына ирешеп булган. Быел үзәк инвалид балаларга һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча проект гамәлгә ашырырга уйлый, әмма әлегә финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге мәсьәлә каралачагы хакында белдерде.

Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларга күрсәтелүче социаль ярдәм турында “Шатлык” үзәге җитәкчесе Гүзәлия Корбатова сөйләде. 2018 елда белгечләр тарафыннан 532 кешегә хезмәт күрсәтелгән.

Киңәшмәне төгәлләп, Башкарма комитет җитәкчесе хезмәт сыйфатын саклау турында ассызыклады һәм профессиональ эшләре өчен тармак хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтте. Эшләрендә югары уңышларга ирешкән өчен Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Антонина Бесшапкина Зәй муниципаль районы башлыгы почет грамотасы, ә хезмәт белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге әйдәп баручы инспекторы Эльвира Степанова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Зәй районының мәшгульлек һәм социаль яклау органнары еллык киңәшмә уздырды
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa