Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
05.03.2019 г.

Члены территориальной комиссии Заинска продолжают встречи с предпенсионниками

Ваши трудовые права защищены государством. Об этом особо подчеркнула исполняющий обязанности директора Центра занятости населения Заинска Ольга Лаптева на встрече с работниками предпенсионного возраста Централизованной библиотечной системы. Встреча прошла в Заинской городской библиотеке.

Ольга Лаптева рассказала об изменениях в законе РФ «О занятости населения», о государственных услугах службы занятости, предоставляемых гражданам предпенсионного возраста, о трудовых правах работников данной категории, о новой программе профобучения для предпенсионников.

Консультационные встречи с сотрудниками предприятий и организаций предпенсионного возраста в Заинском районе ведутся с декабря прошлого года. Так, только в феврале членами территориальной комиссии по повышению уровня жизни и легализации доходов были организованы выезды в Филиал АО «Татэнерго» - Заинская ГРЭС, ГАУСО «Комплексный центр социального обслуживания населения «Радость», ООО «Заинский водоканал», МБУДО «Детско-юношеская спортивная школа «Зай». В рамках встреч участники встречи задают интересующие их вопросы. Наиболее популярными являются условия подтверждения статуса предпенсионника, оформления досрочной пенсии, возможность получения льгот для лиц данной категории, расчет страхового стажа.

Как отмечают члены комиссии, существует необходимость в постоянной актуализации информации о трудовых правах и обязанностях работников, разъяснении изменений в законодательстве. Встречи будут продолжены.

Члены территориальной комиссии Заинска продолжают встречи с предпенсионниками

Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүчеләр белән очрашулар дәвам итә

Сезнең хезмәт хокуклары дәүләт тарафыннан якланган. Моның хакында Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре белән очрашу барышында ассызыклады. Очрашу Зәй шәһәр китапханәсендә узды.

Ольга Лаптева Россиянең “Халык мәшгульлеге турындагы” законындагы үзгәрешләр, пенсия яшенә җитеп килүчеләр өчен мәшгульлек үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, әлеге категория гражданнарның хезмәт хокуклары, һөнәри белем алу программасы хакында сөйләде.

Зәй районында оешма-предприятиеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән очрашулар узган елның декабреннән бирле дәам итә. Әйтик, февраль аенда гына тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территория комиссиясе әгъзалары “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй ГРЭСында, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгендә, “Зәй су каналы” ҖЧҖдә, “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды.

Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны юллый ала. Еш кына алар пенсия яшенә җитеп килүче статусын алу, вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерү, иминиятләштерелгән стажны исәпләү шартлары, ташламалар алу мөмкинлеге турында сорый.

Комиссия әгъзалары белдерүенчә, закондагы үзгәрешләрне аңлатып бирү, хезмәт хокуклары турындагы мәгълүматны һәрдаим актуальләштереп тору мөһим. Очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүчеләр белән очрашулар дәвам итә
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa